Барыбыз да бик яхшы беләбез — Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов кош-кортлар, хайваннар ярата.
Алай гына да түгел, җырчының үзенең «зоопарк»ы да бар. Ул социаль челтәрләрдә кош-кортларга ашарга әзерләү процессы сурәтләнгән видео белән бүлеште. Шуларның берсенә җырчы исем дә кушкан икән — Нурзадә.