Салават: «Бергә ашыйбыз, бергә эшлибез, ял итәбез — йокламыйбыз гына. Исеме Нурзадә»

-- Лейла

Барыбыз да бик яхшы беләбез — Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов кош-кортлар, хайваннар ярата.

Алай гына да түгел, җырчының үзенең «зоопарк»ы да бар. Ул социаль челтәрләрдә кош-кортларга ашарга әзерләү процессы сурәтләнгән видео белән бүлеште. Шуларның берсенә җырчы исем дә кушкан икән — Нурзадә.

ТНВ

Бәйле