Яшел Үзәннең Мирный районының Мәйданында 11 июньдә Сабан туе гөрләячәк. Биредә махсус кунаклар булып Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова һәм җырчы Гөлназ Асаева чыгыш ясачак.
Бәйрәм көндезге 11дә башланачак. Гадәттәгечә, балалар өчен милли уеннар, спорт ярышлары, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, сәүдә рәтләре, көрәш узачак. Быел яңалык та бар: канатта йөрүчеләр тамаша күрсәтәчәк.