Хыянәтче белән гомер кичерәм…

Башта мин аның чем кара, сөрмәле матур күзләренә игътибар иттем. Сылу гәүдәле, чибәр бу хатынның безнең кавемнән түгел икәнлеге күренеп тора, әмма ул татарча яхшы гына сөйләшә. Без аның белән күптән­ге танышлар кебек аралашып киттек.

Иглин районының бер татар авылыннан булып чыкты ул. Нәселенә чегән милләтеннән дә кушылганнар, шуннан килә икән аның үзенчәлекле йөз чалымнары. Тормышына да йогынты ясамый калмаган бу, билгеле. Ул, бик иртә кияүгә чыгып, 25 яшькә кадәр биш бала анасы булырга өлгергән. Башкаладан ерак түгел авылда төпләнеп, эшкә шәһәргә йөреп, җай гына яшәп ятканда бу гаиләгә хыянәт килеп керә.

– Ике айлык баланы өлкәнрәкләргә калдырып, кунакка барырга үгетли бервакыт ирем, – дип сөйли ул. – Ничек кенә каршы торсам да, сөйрәп диярлек алып китте бу. Энә өстендәге кебек бер-ике сәгать утыргач, мин кайту турында сүз чыгара башладым. Ул, усалланганнан-усаллана барып, мине куна калырга үгетли. Яшь идем, ничек кенә авыр булмасын, иргә буйсынырга кирәк дип уйладым.

Калдык. Кая инде ул йоклау!.. Төн урталарында онытылып киткәнмен. Күзләремне ачсам, ир янда юк. Ут кабызмый гына торып, бүлмә ишеген ачсам, хуҗабикә белән ирем өстенә барып чыктым. Көләргә дә, еларга да белмим. Шушы миңгерәгән хәлдә тиз генә киендем дә чыгып чаптым. Авылга кадәр ике чакрым юлны ничек үткәнмендер, хәтерләмим. Кайтып кереп, төпчегемне кулга алгач кына һушыма килдем. Ач булса да, еламый сабый, хәлемне аңлаган кебек, шомырттай күзләре белән миңа баккан…

Бу хәлдән соң төп-төгәл егерме ел йөрде ирем. Балалар үсте, башлы-күзле була башлады. Мин алар мәшәкате белән яшим, дөнья көтәм, шәһәргә эшкә йөрим. Шулай ирле килеш ялгыз хатын булып гомер узды. Әмма күз яшемне беркем дә күрмәде. Бигрәк тә балалар алдында сер бирмәскә тырыштым. Әтиләренең хыянәтче икәнен белә иде алар, инде мине дә үзенең кайгы-сагышларын барысыннан да өстен куючы бер юеш борын дип уйласыннармы? Юк!

Күз яшьләремне авыл янындагы урман, кыр-болыннар гына күрде. Ә урамга килеп кергәндә инде минем баш горур күтәрелгән, авыз ерылган булыр иде. Моның ничек бирелгәнен үзем генә беләм… Хәзер ирнең кикриге шиңде, минем янда кол булырга да әзер. Әмма ир түгел инде ул минем өчен, балаларның атасы, минем белән бер кыек астында яшәүче генә. Үзе һаман шуңа төшенә алмый әле, бичара…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-06-06/hyyan-tche-bel-n-gomer-kicher-m-3289222

Бәйле