Диния Нәзарәте Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртибен билгеләде 

2023 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибе расланды.

Быел Корбан гаетенең беренче көне 28 июньгә туры килә. Бу көнне республика мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары узачак.

Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку каралган.

Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәгечә узачак:

2.30-3.00 — Коръән укылу
03.00 — 03.30 — гает вәгазе
03.30 — гает намазы
03.40 — гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазыннан соң махсус урыннарда корбан чалу башланачак.

Корбан нисабы күләме — 36 мең сум.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/114536/

Бәйле