Ульяновск өлкәсендә “Мистер Сидр” белән агуланучылар саны 51гә җиткән: үлүчеләр саны да арткан

Россиянең тагын берничә төбәгендә суррогат хәмер эчеп агуланучылар мәгълүм.

Ульяновск өлкәсендә 50дән артыграк кеше суррогат хәмер эчеп агуланган. Шуның 16сы вафат булган. Бу хакта ТАСС төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып яза. Моңа кадәр “Мистер Сидр” контрафакт эчемлеге кулланудан 35 кешенең зыян күргәнлеге турында хәбәр ителгән иде.
Агуланучылар арасында – Димитровград, Ульяновск шәһәрләрендә, Новый Малыклы авылында яшәүчеләр.
Моннан тыш Самара өлкәсендә шушы ук эчемлектән агулану очраклары (ике кеше үлгән) һәм Удмуртиядә ике кешенең агулануы мәгълүм булган. Түбән Новгород өлкәсендә дә “Мистер Сидр” эчкәнннән соң ике кешенең гомере өзелүе билгеләнгән.
Роспотребнадзор, суррогат продукцияне бөтен ил күләмендә кибет киштәләреннән җыеп алырга кушкан. Тикшерүчеләр эчемлекне җитештерүче Самара өлкәсе эшмәкәрен тоткарлаган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/114521/

Бәйле