- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
6 июнь кич белән Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылында яшәүчеләр балыкчы гәүдәсенә тап булалар. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 1955 елгы ир-ат көймәсеннән суга егылып төшеп, батып үлгән.
Балыкчының югалуы хакында шул ук көнне билгеле була. Ир-ат иртән көймәсендә балык тотарга дип чыгып китә. Шалтыратуларга җавап бирмәгәч, аны эзли башлыйлар.
Гәүдәгә ярдан 1 метр ераклыкта тап булалар. Шаһитләр балыкчыны судан чыгарганнар. Беренчел фаразлар буенча, ул көймәсеннән суга егылып төшкән. Балыкчы үзе белән коткару жилетын алмаган була.
–
–