Ялган хәмердән агуланучылар саны 90га җиткән

-- Лейла

Россиядә суррогат сидр эчеп агуланучылар саны 90га җиткән. Бу хакта ТАСС илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Россия Федерациясе субъектларында суррогат хәмердән агулану сәбәпле зыян күрүчеләр саны 90га җиткән, шул исәптән 4 үсмер һәм бер йөкле хатын-кыз агуланган”, – диелгән хәбәрдә.
Бигрәк тә Ульяновск өлкәсендә агуланучылар күп. Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, биредә 42 кеше агулану билгеләре белән хастаханәгә озатылган инде.

Ватаным Татарстан

Бәйле