Казанның танылган рэп башкаручысы мотоциклда бәрелеп үлгән [видео]

-- Лейла

Казанның Совет районында автоягулык салу станциясе янында мотоцикл катнашында юл фаҗигасе булган.

Коточкыч авария Нагорный бистәсе белән Дәрвишләр торак массивы арасында теркәлгән. Opel автомобиле йөртүчесе ике тоташ сызык аша ягулык станциясенә борылырга булган һәм Suzuki мотоциклы белән бәрелешкән.

Авариядә Казанның танылган рэп башкаручы Альбина Сәфәрова һәлак булган. Бу мәгълүматны социаль челтәрләрдә Альбинаның дуслары да раслаган.

Бәйле