Алинә Заһитова Ижевсктагы әби-бабасы дачасын күрсәтте

-- Лейла

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, атаклы милләттәшебез Алинә Заһитова туган ягы — Ижауда ял итә. Әлегә кыз әби-бабасы яши торган дачада вакытын уздыра. Алинә фотоларын язылучыларына да күрсәтте.

Спортчы әби-бабасы янында ял итеп кенә утырмый. Бакчада бәрәңге эшләп, туганнарына ярдәм итә. Ә әби белән бабасы яраткан оныкларын милли тәм-томнар белән сыйлый. Алинә урнаштырган фотода күренгәнчә, өстәлдә ризыкны мулдан әзерләгәннәр: шәңгә, җимеш, җиләк кайнатмаларыннан авыз итәләр.

ТНВ

Бәйле