Татарстанның бокс буенча җыелмасы әгъзасы Казанда җәяүлене бәрдереп үтергән

-- Лейла

Татарстанның бокс буенча җыелмасы катнашучысы 18 яшьлек студент Mercedes машинасында җәяүлене бәрдереп үтергән. Бу хәл башкаланың Сул як Болак урамында килеп чыга. Моның хакта Mash Iptash телеграм-каналы яза.

Беренчел мәгълүмат буенча, бәрдерелгән кеше юлны узганда, кагыйдәләрне бозган: светофорның кызыл төсенә чыккан. Моңа өстәп, рульдәге студент юлда кара BMW машинасы белән узышкан.

Бу хәлне видеога төшереп алганнар. Социаль челтәрләрдәге кадрлардан күренгәнчә, бәрелү бик көчле булган: җәяүле автомобильнең тәрәзәсен башы белән ваткан. Әлеге хәл буенча рәсми мәгълүматлар юк.

ТНВ

Бәйле