Иркә: «Раббым, зур сынауларыңны бирмә, бик куркып торам»

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Иркә махсус хәрби операциядә катнашучы ире Артурның элемтәгә сирәк чыга башлавын хәбәр итте.

“Берничә көн кәефем булмады. Эш белән мавыгып алсам да, Артурдан биш көн хәбәр булмады, бик борчылдым. Кичә кич белән генә “Борчылмасын, барысы да яхшы”, дип башка кешедән хәбәр килде. Артур белән аралашу, язышу сирәгәйде. Бик нык борчылган идем, хәзер бераз җиңеләйде. Зур сынауларыңны бирмә, Раббым, бик куркып торам, исән-сау кайтсын”, — дип сөйли Иркә социаль челтәрнең берсендә.

Исегезгә төшерәбез, Иркәнең ире Артур махсус хәрби операция зонасына өлешчә мобилизация башлангач китте.

ТНВ

Бәйле