Бу атнада район һәм авылларда Сабантуй бәйрәмнәре гөрләячәк. Көне нинди булыр? Күпләрне шушы сорау борчый. Үч иткәндәй, Сабантуй көнне йә яңгыры килеп ява, бер дә булмаса көне салкын тора. Йә инде бөтенләй боз явып, давыл да кубарга күп сорамый. Быел ничек булыр? Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, алдагы өч көндә һава температурасы15–20 градус җылы булачак. Яңгырлар көтелми.
Халык синоптигы Әмир Шәрипов та әлегә яңгырлар яумас дигән фикердә.
– Быелгы һава торышы шаккатыра. Аны 2010 елга охшаган диләр. Алай түгел ул. Яңгырлар булачак. Үзегез күреп торасыз бит, килеп-килеп явып китә. Быелгы июнь ае салкынча торачак. Майдагы кебек эсселәр булмаячак. Явым-төшем урак вакытына кала. Ул чакта аның кирәге дә юк инде. Әмма явып интектерәчәк, – ди ул.