Мобилизацияләнгән Татарстан егете ялга кайткан вакытта өйләнергә өлгергән

-- Лейла

Чүпрәле районында махсус хәрби операциядән ике атналык ялган кайткан кайткан егет өйләнгән, дип хәбәр итә «Туган як» басмасы.

Яшь парны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров котлаган. Ул иминлек, гаилә мөнәсәбәтләрендә гармония, тиздән яңадан очрашу һәм бәхетле киләчәк теләгән.

Динар узган елның көзеннән бирле махсус операция уздыру зонасында хезмәт итә. Яшь кәләш Снежана аны берничә ай көткән, әмма сөйгәненең ялда аңа тәкъдим ясаячагын белмәгән. Никахлашу тантанасы бик зур тантанасыз гына уздырып җибәргәннәр.

Тиздән Динар яңа гаилә башлыгы сыйфатында кабат алгы сызыкка китәчәк.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле