- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Интернетта “Киек каз юллары” җырын башкарып танылган мобилизацияләнгән хәрби Артур Хәсәнов һәлак булган дигән имеш-мимешләр таралган иде. Бу хәбәр күпләрне борчуга салды.
“Шәһри Чаллы” газетасы хәбәрчесе Артурның бертуган абыйсы белән аралашкан. Ул: “Мондый сорау белән шалтыратучы сез генә түгел. Аллаһка шөкер, энем белән сөйләшеп торабыз. Гадәттәгечә ул: “Бар да яхшы”, – диде. Концертларга кайтып йөри алмый, әлбәттә”, – дигән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров “Киек каз юллары”н Артур Хәсәнов белән бер сәхнәдә җырлаган иде.