Танылган алып баручы Илшат Вакказов һәм аның хатыны беренче тапкыр әти-әни булачаклар.
Яшьләр 2 июньдә үзләренең язылышуы турында хәбәр иткән иде.
Арина һәм Илшат Вакказовларның мәхәббәт тарихы 2021 елның май аенда башланган. Узган елның 11 декабрендә алар никах укыткан. Ә быелның 11 февралендә үзләренең әти-әни булачагын белгәннәр.
Вакказовлар Гендер-пати, ягъни баланың җенесен белү уңаеннан оештырылган бәйрәм үткәргәннәр. Бәйрәм чарасы шәһәр читендәге бер йортта ачык һавада узган. Анда Вакказовларның иң якын кешеләре чакырылган.