Җырчы Ришат Төхвәтуллин: «Казанда күрермен дип уйламаган идем…»

-- Лейла

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрендә үзенчәлекле, аның өчен көтелмәгән очрашу мизгелләрен күрсәткән. Ул Казанда болан баласына тап булган.

«Казанда урман җәнлеген күрермен дип уйламаган идем», — дип язып куйган артист. Видеода күренгәнчә, болан юлны чыккан да, агачлар артына кереп качкан. Ришат Казанның кайсы җирендә нәнине очратуын әйтми.

Исегезгә төшерәбез, җырчы үзенең сөйгәне Алия Карачурина белән туй үткәрергә әзерләнә. Бу көннәрдә генә Алия дус кызларын җыеп, фамилиясе белән хушлашу мәҗлесен үткәргән иде.

ТНВ

Бәйле