Казанның Чехов урамындагы йортта чыккан янгынның сәбәпләрен тикшерәләр

-- Лейла

Казанның Чехов урамындагы йортта чыккан янгынның сәбәпләрен тикшерәләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, барлык фаразлар да карала. Алар берничә.

Ут 1 100 квадрат метр мәйданны чолгап алган иде. Йортның түбәсе тулысынча янып беткән. Монда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшләде. Яшәүчеләр әле фатирларына кайта алмый. Тикшергәннән соң, монда яшәү куркынычсыз булу тотрыклангач кына — аларга керергә рөхсәт бирәчәкләр.

Йортта 66 фатир бар, 142 кеше яшәгән. Аларның күбесе якыннарына, бакчадагы йортларына китә. 12 кешене кунакханәгә урнаштыралар.

ТНВ

Бәйле