Татарстанда юл һәлакәтләре буенча «алга» барган районнар исемлеге билгеле. Мәгълүмат белән «Татар-информ» уздырган матбугат конференциясендә Республикадагы ЮХИДИнең баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов бүлешкән.
«Инспекциядә районнардагы аварияләр саны буенча статистика алып барабыз. Республиканың 10 районы турында бездә мәгълүмат бар. Юл һәлакәтләренең саны буенча беренче урыннарда Бөгелмә, Яшел Үзән, Биектау районнары. Узган ел белән чагыштырсак, бу районнарда юлларда аварияләр саны артты», — дип әйткән инспектор.