«Мин үлсәм, фатирымны оныклар бүлешә аламы?» (Юрист җавабы)

-- Лейла

Улым үлде, аның ике хатыннан ике баласы калды. Беренчесендә – улы, икенчесендә кызы бар. Мин фатирны бүләк итеп оныгым Маратка яздырдым. Оныкларның берсе дә фатирда пропискада тормады. Әгәр мин үлсәм, алар фатир бүлешә аламы?

Гөләндәм әби Вәҗиева. Казан

Булат Закиров, юрист:

– РФ ГК 209 маддәсе нигезендә милекче милкенә үзе хуҗа. Законга каршы килмәгән очракта, ул аның белән теләсә нәрсә эшли ала. Әби фатирны оныгына бүләк иткән һәм андый килешү Росреестрда тиешенчә рәсмиләштерелгән очракта, әбинең башка варислары әлеге фатирга дәгъва кыла алмаячак. Ни өчен дигәндә, хәзер йорт әбинең милке түгел инде. Бүләк итү килешүенә суд аша гына дәгъва белдерергә мөмкин булачак.

Ватаным Татарстан

Бәйле