Түзсә дә түзә икән йөрәк. Башкача мөмкин дә түгел. Яшәргә кирәк. Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында яшәүче, тиздән 60 яшен тутыручы Рәмзия Гыйрфанова үз-үзен әнә шулай итеп юата. Язмыш аны бик озак сыный. Җиде елда җиде газиз кешесен җирләргә туры килә аңа. Әни дип өзелеп торган кызлары, кияүләре хакына ул сынауларны күтәрә ала.
– Әле хәзер дә төрле чакларым бар, сеңлем. Кайбер көнне үлеп тә алам, тереләм дә. Ачы хәсрәтләрем исемә төшеп егып салган көннәр дә бар. Хәзер инде еламаска да өйрәнеп киләм. Еллар узган саен, күңелдәге яралар да әкренләп төзәлә кебек, – ди Рәмзия апа.
Сагыш җиле алар ишеген 13 ел элек шакый. Март аеның 16сында була бу хәлләр. Ул көнне кунакка кайткан студент улы Ришат, апасын, җизнәсен, аларның бер яшьлек кызларын утыртып, юлга кузгала. Әлмәткә китеп барышлары була.
– Балаларымның авариягә очраганын кызым Гөлшатка шалтыратып әйткәннәр. Аның елый-елый кем беләндер сөйләшкәнен тәрәзәдән күреп чыктым, миңа сиздермәде. Бу хәлләрне ирем дә белгән булган инде. Сорый торгач, балаларның авариягә эләгүләрен әйттеләр. Мин тизрәк кызым Ландышка шалтыраттым. Ул телефонны алгач, тынычландым. Үз әнием килеп, дөресен әйтте: улым Ришат белән кияү Рамил үлгән, оныгым Әлфинурның да хәле бик авыр икән. Шул чакта бар дөньям караңгыланды. Яшәвемнең мәгънәсен югалттым, – дип сөйли Рәмзия апа.
Икенче көнгә дүрт кыздан соң көтеп алган Ришатын алып кайтып җирлиләр. Бер көннән кодагыйлары йортына Рамил белән Әлфинурны алып кайталар. Бала белән атаны икесен бер кабергә куялар.
– Бу вакытта Ландышымның хәле авыр иде. Ул кайта алмады, хастаханәдә калды. Рамил белән Ландышның өйләнешкәннәренә дә ике ел гына иде. Улым Ришат та бик матур хыяллар белән яшәде. Укуын бетергәч, армиягә барасы, аннан кайткач, өйләнәсе иде. Авылда калырга теләде. Тик сабыемның гомере генә озын булмаган. Бернишләп тә булмый. Аллаһы Тәгалә үзе бирә, үзе ала икән, – ди Рәмзия апа. – Өч айдан Ландышым култык таяклары белән кайтты. Икәү бик еладык инде. Ул миңа күрсәтми, мин аңа. Өзгәләнде йөрәкләребез. Икебез дә бала хәсрәте кичердек. Әле кызым яраткан ирен дә югалтты. Аңа бигрәк авыр иде ул чакта. Әмма ул бирешмәде. Баламның савыга башлавын күреп сөенә идем инде. Тик кинәт кенә аягы бозыла башлады. Тагын хастаханә юлын таптады. Башта Әлмәттә, аннан Казанда ятты. Табиблар аны коткара алмады. 6 ай дигәндә, кызымны да югалттык.
Ландышны югалту бөтенләй бетерсә дә, алар ничек тә яшәр көч таба. Кызларның бер елын уздыргач, бар сабырлыкны җыеп, Хөсәен абый белән Рәмзия апа Гөлшатларын кияүгә бирәләр. Матур мизгелләр белән яши башлыйлар. Тик әле сынау бетмәгән икән. Озак та үтми, ире Хөсәен абый да урынга ята. Хәтере начарая, сәламәтлеге какшый. Рәмзия апа ирен табибтан-табибка йөртә. Кулдан килгәнчә ярдәм итә. Ирен кайгыртып йөргәндә, әтисе урынга ята. 2014 елның гыйнварында – әтисен, декабрьдә 57 яшен дә тутырмаган ирен җирли. Ә өч елдан әнисе дә вафат була.
– Газизләремне озатканда кычкырып еламадым да. Янәсе, мөселманнарга алай ярамый. Бар хәсрәтемне эчемә җыйдым. Үксеп-үксеп, ярсып, бер елыйсы калган да бит! Әнә шул эчкә җыю харап итә язды мине. Депрессиягә бирелдем, – ди Рәмзия апа. – Ничек юләрләнмәгәнмендер инде. Бу хәсрәтне ничек күтәрим икән, дия идем. Кызларыма, кияүләремә рәхмәт. Бик кайгырттылар. Авырып китмәсен дип кенә яшәделәр. Кая гына йөртмәделәр. Табиб та калмады, өшкерүчеләр дә. Шул балаларым ярдәме белән мин яңадан яши башладым. Әгәр әни исән калса, корбан чалдырыр идек дип нәзер дә әйткән булганнар. Менә шуннан чамалагыз инде хәлләремне.
Аңа кияүләрнең дә алтыннары эләгә. Ишектән үк, нәрсә эшлик, дип керәләр икән. Бер кызы – Чирмешәндә, икенчесе Әлмәттә тора. Өченчесе каршы якта гына яши. Авылдагы кияүсез бернишли алмыйм, ди Рәмзия апа. Таякның юан башы күбрәк аңа төшә икән.
Рәмзия апа намазга да баскан. Атнасына ике тапкыр мәчеткә укырга йөри. Сабырлык, күңел тынычлыгын догалар белән тапкан ул. Дога өмет итүчеләре күпме бит! Әнә кичә генә Ришаты төшенә кергән. Әтисе белән бергә кайтканнар, имеш. Улы Рәмзия апага карап торган да: «Әни, әле сиңа 60 яшь биреп булмый», – ди икән. «Бик шатланып уянып китем», – ди Рәмзия апа.
Дөрестән дә, әле аңа 60ны биреп булмый. Үзе дә, күңел 18дә, дип шаярта.
– Мин кияүгә килгәндә, каенанам 65 яшендәге бик олы карчык кебек иде. Әле без картаерга ашыкмыйбыз. Эчтә ут янса да, күрсәтмибез, матур яшәргә тырышабыз. Борчуларымны онытыр өчен, авылыбыздагы «Ак калфак» җыр коллективына йөрим. Кызлар белән очрашып бер сөйләшү дә күңелне күтәрә, – ди ул. – Авылыбызда бер кайгысыз берәү дә юк. Кодагыем да хәсрәт утында янып яши. Башта киявем Рамилне, 6 елдан икенче улын җирләде. Шулай бер-береңне юатып яшисең инде.
Рәмзия апа быел эшкә дә урнашкан әле. Клубтагы идән юучы декретка киткәч, аны алыштырып тора икән. Әле мәчеттә, әле җыр-биюдә, әле кул эшләре белән йөри. Инде идән дә юып кайткач, моңсуланырга вакыты калмый. Авыл җирендә эшнең дә бетәсе юк. Атна ахыры җитсә, балалары кайтып сөендерә. Берүзенә 8 оныгы бар аның. Менә кайда ул байлык!
– Әле ярый күп бала тапканмын дип сөенәм. Икәү генә булган булсалар, нишләр идең. Үз картлыгымны уйлаганмын икән,– ди ул. – Бер киңәшем бар: баласын югалткан анага юату сүзләре әйтмәгез. Елама, димәгез. Еласын күңелен бушатып. Ни генә әйтсәгез дә, ул ананың хәлен аңлый алмассыз. Мин хәзер андыйлар янына барам да дәшмим. Эчемнән генә Аллаһы Тәгаләдән: «Бу бәндәгә сабырлык бир», – дип сорыйм.