Синоптиклар эссенең кайчан сүрелүен фаразладылар

-- Лейла

«Фобос» үзәге синоптиклары якындагы көннәрдә һава торышы турында сөйләделәр.

Апрель-май айларында явым-төшем җитмәүне исәпкә алып, «Фобос» һава торышы үзәге корылык дәвам итүе турында хәбәр итә.

Россиянең үзәк өлешендә, Татарстанны кертеп, июнь эссе һәм корылыклы булды.

Белгечләр киләсе атнада һава температурасының климат нормасына кадәр түбәнәюен фаразлый — 21-26 градус. Шул ук вакытта кызу антициклонның чагыштырмача салкынча алмашынуы яңгырлар башлачанак дигәнне аңлатмый. Явым-төшемнәр көтелми.

Ватаным Татарстан

Бәйле