Юмор остасы Рамил Шәрәпов: «Түзеп булмый… акырасы, елыйсы килә»

Танылган алып баручы, юмор остасы Рамил Шәрәпов белән күңелсез хәл килеп чыкты. Ул Яшел Үзән районының Шырдан авылында Сабантуе уздырган вакытта кулын авырттырды.

Рамил елмая-шаяра, халыкны кызыклы сүзләре белән көлдерә-көлдерә капчык белән сугышу уенына катнашырга кергән иде. Матур, күңелле генә башланган уен, кызганыч, күңелсез тәмамланды. Рамил, утырган җиреннән уңышсыз егылып төшеп, кулын авырттырды.

– Беренче килгән уй: ничек Сабантуйны алып барып бетерергә? Авыртуына түзеп булмый… акырасы, елыйсы килә, – дип язды ул соңрак социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсенә. – Ә халык көтә бит. Тешне кысып мәйданга чыктым. Халык елмая, кул чаба, аңлый алмый нәрсә булганын. Кул күтәрелми, әллә сынган, әллә урыныннан чыккан? Белмим бит! Фельдшер килеп укол ясады.
Шулай тешне кысып, асылынып йөргән кулдан шаярып, җиңеп чыктым. Аңа да карамастан, Сабантуй бик җылы узды.

Чыннан да, Рамил үзенә ничек кенә авыр булса да, сер бирмәде. Бәйрәмне бик оста алып барып чыкты. Халык та бик яратып кабул итте үзен. Соңыннан ул хастаханәгә барып, рентгент ясаткан. Бәхеткә, кулы сынмаган.

– Киләчәктә оештыручыларга киңәшем бар: мондый уеннар оештырганда, аска пычкы чүбе яки башка йомшак әйбер түшәргә кирәк. Сабантуйларында имгәнүчеләр бик күп, – дип язды Рамил Шәрәпов.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/115583/

Бәйле