Вәхши ир 11 яшьлек улын даими кыйнап һәм ачлыктан интектереп яшәгән

Баланы газаплардан «крестный» әнисе коткарган.

Мәскәүдә вәхши ир гаиләсен изеп яшәгән. 50 яшьлек ир белән 35 яшьлек хатын аерылышканнар, тик бер түбә астында яшәүләрен дәвам иткәннәр.  Аларның уртак кызлары һәм 11 яшьлек уллары булган. Ир даими рәвештә улын һәм хатынын кыйнаган. Корбаннар әбиләренә качарга тырышып караганнар, тик вәхши ир хатынының интим фотоларын дөньяга чыгару белән янап, аны һәм баласын мыскыл итеп яшәвен дәвам иткән.

Тиздән хәлләр тагын да начарлана – хатын үлеп китә. Ә малай өчен чын җәһәннәм башлана: әтисе аны самбо ярышлары алдыннан ач тотып газаплый, кыйнап, йоклатмый интектерә. Мескен бала түзә алмый, әбисенә качып китә. Әлеге хәлләр турында белеп алган «крестный» әнисе баланың кан сауган һәм имгәнгән урыннарын фотога төшереп,  хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Баланы опека органнары ала. Хәзер «крестный» әнисе малайны үзенә тәрбиягә алу өчен документлар җыя. Ә ир тоткарланган. Аңа карата «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү» һәм «Җәзалау»маддәләре буенча ике җинаять эше кузгатылган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/115605/

Бәйле