«Калтырап төштем», — ди әни…

 Салават Фәтхетдиновның туганы, җырчы Айдар Фәтхетдинов турында да коточкыч ялган уйлап чыгарганнар.

Янәсе, Айдар вафат булган. Әле, җитмәсә, бу сүзне Айдарның әнисенә җиткергәннәр.

“Үзем дә аптырап калдым. Каян уйлап чыгарганнардыр. Бу хакта әнигә Яңавыл шәһәреннән шалтыратып әйткәннәр. “Калтырап төштем”, — ди әни. Мине үлгән, дип, Яңавылдагы туганнар минем янга барырга җыенган булган. Аллам сакласын, бер дә үләсе килми бит әле”, — дип сөйләгән Айдар.

Болай булгач, озын гомерле булырсың әле. Айдар! Аңа да, якыннарына да озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-06-19/kaltyrap-t-shtem-di-ni-3304436

Бәйле