«Ике балабыз безнең ничек яшәгәнне белмәсен генә…»
«Аноним. Мин дә сезгә эчемне бушатыйм әле. Ирем белән ун ике ел яшибез. Начар яшибез дип әйтеп булмый иде, барысы да бар, ике матур улыбыз үсеп килә, шөкер, яхшы машинабыз да бар. Әмма мин сизенә башладым, иремнең сөяркәсе бар. Күңелем белән бер дә ышанасым килмәде. Эштән ике-өч сәгатькә тоткарланып, төрле духи исләренә манчылып кайта башлагач, ышандым, кеше сүзе генә түгел икән. Үзе аклана билгеле. Шулай ачуымны басыр өчен мин дә бер күңелемә ятышлы, семьясы булган ир белән очраша башладым. Инде ярты ел була сагынышып, кача-поса очрашып йөрибез. Мин аны өзелеп яратам. Әмма … семьясы бар. Иремнең миңа карата хыянәтенә инде күндем, яшь тә коймыйм.
Башым катты инде, миңа нишләргә?»
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-06-20/hyyan-t-itk-n-iremn-n-min-d-ch-aldym-3306627