«Әнинең тормышын бозыйммы инде?..»

«Минем серемне ирем әнигә сөйләгән…»

«Миңа 35 яшь, ирем белән ике бала тәрбиялибез. Тыштан караганда барысы да яхшы кебек. Ирем мине ярата, тормышыбыз да җитеш. Тик минем күңелемдә гомер буе төзәлмәслек яра бар. Күптән түгел генә мин моны иремә дә сөйләдем.

Әтием үлгәч, әнием икенчегә кияүгә чыкты. Ул ир әнигә бик ярдәм итеп яши. Мине дә аякка бастырырга ярдәм итте. Тик аны әни генә шулай яхшы итеп кабул итә. 2004 елда әни өйдә булмаганда ул эчеп кайтты да мине көчләде… Мин моны беркемгә дә сөйләмәдем. Башкача бу хәл кабатланмады. Ирем белән бу хәл турында уртаклашсам, җиңелрәк булыр төсле иде. Ирем бу хәл турында әнигә сөйләгән…

Хәзер минем тормышым тагын да бозылды. Мин хәтта бер төндә үземә кул сала язып калдым. Ирем адвокат алып, бу хәлне судка җиткерергә тели. Инде моны исбат итеп булмаганлыгын әйтсәм дә, ул тынычланмый. Миңа болай да бик авыр. Ә хәзер әнинең, ул ирнең тормышының астын-өскә китеримме инде…»

Бу хаттан соң күңелдә ниндидер авыр тойгы барлыкка килде. Чыннан да, кешегә киңәш бирә алмас хәлләр дә күп шул…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-06-15/nine-tormyshyn-bozyymmy-inde-3301220

Бәйле