Бөгелмәдә яшәүче әби махсус операция зонасындагы хәрбиләргә УАЗ автомобиле җибәрде

Бөгелмәдә яшәүче пенсионер хатын-кыз махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга ярдәм күрсәтергә булган. Бүген Тая әби ил сакчыларына УАЗ-39094 «Фермер» автомобилен тапшырды.

Ул бу гамәлен Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән солдатларга рәхмәт әйтергә, аларны искә алырга һәм бүген илне саклаучы хәрбиләргә ярдәм итәргә теләве белән аңлатты.

Искәртеп узабыз, Бөгелмә районы халкы махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрүдә актив катнаша. Бөгелмәдән махсус операция зонасына 1 миллион сумлык ике тоннага якын гуманитар ярдәм озатканнар. Солдатлар җылы киемнәр, азык-төлек, генератор, бензин пычкысы, рация, тимер мич кебек әйберләр алган.

Бөгелмәдә ел башыннан бирле хәрбиләргә гомуми авырлыгы 66,5 тонна тәшкил иткән 27,3 миллион сумлык 22 партия гуманитар ярдәм җибәргәннәр.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/bogelmada-yasauce-abi-maxsus-operaciya-zonasyndagy-xarbilarga-uaz-avtomobile-ibarde-5872658

Бәйле