Автобус юл һәлакәтенә очрап, 8 кешенең гомере өзелгән

Дагыстанда рейс автобусы белән булган юл һәлакәтендә 8 кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итә  РИА Новости республика Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, Дагыстанда рейс автобусы белән юл-транспорт һәлакәтендә сигез кеше һәлак булган, 16 кеше зыян күргән», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Чәршәмбе көнне 18:30да Р-217 Кавказ трассасында Кизләр районы тирәсендә Мәскәү — Хасавюрт рейс автобусы җиңел автомобиль һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.

Дагыстан башлыгы Сергей Меликов Telegram каналында авария нәтиҗәсендә ике бала һәлак булганлыгы турында хәбәр итә.  Рейс автобусының биш пассажирын хастаханәгә салганнар, бер хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре алган.

чыганак: https://ria.ru/20230622/dtp-1879753073.html

Бәйле