– Риман дус, 30 ел бергә яшәгән хатыннан зарлану бик килешми инде. Ну, соңгы вакытларда, пенсиягә чыккач, дип әйтүем, тәмам бозылды ул. Ни өчен сиңа сөйлим? Синең хатын да дәүләт хезмәтендә эшләде бит, минеке дә. Дәүләт хезмәте аны да бозмады микән, дип әйтү генә инде бу. Үпкәли күрмә, яме!
Күптәнге танышымның шулай дип шалтыратуы бик сәер тоелды. Юкса, алар хатыны белән, ул үзе әйтмешли, «душа в душу» яшәделәр. Нәрсә булган боларга, «душа»лары нишләгән? Хатынының «тәмам бозылуы» нидән гыйбарәт? Ире телефоннан берәрсе белән сөйләшә башласа, янына йөгереп килеп, ни турында сөйләшкәннәрен тыңлый икән. Телефон шалтыраса, иң элек: «Кем ул, нинди кеше?» – дип төпченә башлый икән. Шуннан соң боларның сөйләшкәннәрен ахырына хәтле тыңлап бетерә дә: «Ник тегене әйттең, ник болай дидең?» – дип бәйләнә башлый ди.
– Кыскасы, мин хәзер «под колпаком» яшим, – диде танышым.
Мин аны аңлыйм шикелле. Гомер буе хакимият органнарында эшләүчеләр ниндидер язылмаган законнар кысасында яшиләр. Аларга артык ачылып китеп сөйләргә ярамый, кирәкмәгән сүз әйтеп ташлавың бар. Сер саклый белү аларда гадәткә әйләнгән. Бу гадәт хакимият вертикале тирәсендәге һәркемгә хас.
Бер елны үпкәгә салкын тидереп хастаханәдә яттым. Дүрт кешелек палатада сәламәтлегебез, дөнья хәлләре турында сөйләшеп ятабыз. Күрше караватта ятучы Рәдиф дигән егет миңа бик сәер тоелды. Нәрсәдер әйтер алдыннан караватыннан тора да, палата буйлап йөреп килә, бәдрәф ишеген дә ачып карый, аннан соң як-ягына ялт-йолт карана-карана, сүз башлый бу. Янәсе, берәрсе тыңлап тормыймы? Юкса, ярамаган нәрсә дә сөйләми, ну нәрсәдәндер шикләнгән кебек.
– Рәдиф, – мәйтәм, – палатада чит кеше юк, без дүртәү генә бит, кемнән куркасың?
– Курыкмыйм, на всякий случай… – ди бу. Әле тиз-тиз атлап барып палата ишеген дә ачып карый, ишекнең теге ягында берәрсе тыңлап тормый микән дип уйлый, күрәсең. Соңрак белдек: Рәдиф шофер икән, ниндидер бер зур түрәне йөртә. Димәк, автомат рәвештә дигәндәй, түрәләр белән «бер обойма»да булып чыга. Аны гаепләп язу түгел инде бу. Түрәләр бакчасына да таш атасы килми. Хакимият халыктан ерагайды, дигән сүзләр шактый еш ишетелсә дә, кайвакыт түрәләрне кызганып та куям. Ни гаҗәп, горурланып та алам. Ни дисәң дә, халыкның яшәеше, язмышына бәйле мәсьәләләрне түрәләр хәл итә. Әлеге мәсьәләләрне хәл иткәндә, алар төрле кыенлыкларга да очрыйдыр, җәмгыять алдында торган күңелсезлекләр турында ачыктан-ачык сөйләп, халыкның тынычлыгын аласылары килмидер. Бәлки, алар эшкә керешкәнче дәүләт серен саклау турында ант та бирәләрдер әле, бу турыда, бәлки, берәр документка кул да куялардыр… Шулай вәсвәсәләнеп утырдым да дәүләт хезмәтендәге бер дуска шалтыраттым: «Сезгә шундый-шундый таләпләр бармы?» – дидем.
Рәсми рәвештә цензура да юк, бернинди документка кул да куйдырмыйлар икән. Әмма, «авызың ни әйткәнне колагың ишетсен»не һәр хезмәткәр белә. «Авызны чама белән ачу» гадәте еллар буе формалашып, язылмаган закон көчен ала, түрәләр пенсия яшенә дә шул закон белән килеп керә. «Чир китә, гадәт китми», – диләр үзе, әмма түрәләрнең сер саклау гадәте кайчак чиргә әйләнеп, аларны гомер буе эзәрлекли, күрәсең. Миңа телефоннан шалтыраткан күптәнге танышыма бу хакта әйтмәдем инде, кәефен җибәрәсе килмәде. «Чирле хатын белән яшим икән», – дип үз-үзен битәрләмәсен. Ә бит, бер уйлаганда, телеңә ни килсә – шуны сөйләп йөрү зыянлырак та әле. Тел кечкенә булса да, кайчак сүзең дөньяга сыймаска мөмкин. Халык нәрсә ди әле? «Аз сүз – алтын, күп сүз – бакыр», – ди. Менә вәйт!
Риман Гыйлемханов
чыганак