Авыздан ис килүне бетерә.
Өлкән яшьтәге кеше бик күп белә бит. Аеруча, халык медицинасы турында. Картәнинең һәрвакыт канәфер (гвоздика) чәйнәп йөргәнен хәтерлим әле. Алай гына да түгел, каядыр Коръән ашына киткәндә кесәсенә канәфер сала иде. «Авыздагы тәмсез исне бетерә», — ди иде ул.
Инде аның мәрхүм булуына ике дистә ел булса да, бу киңәше онытылмый. Канәферне тирәнрәк өйрәнгәннән соң, картәнинең сүзләре чыннан да дөрес булуына янә бер тапкыр инандым.
Канәфернең файдасы
Канәфернең дәвалау үзенчәлекләре күптән билгеле. Бу хуш исле тәмләткеч бета-каротинга, В төркеме витаминнарына, С, Е витаминына, эфир майларына бай. Киптерелгән канәфер күп авырудан ярдәм итә.
Авыз куышлыгы чирләре булганда, көн саен канәфер чәйнәгез. Бу киңәшне саклаучылар стоматит, пародонтоз, теш казнасы ялкынсыну турында онытачак. Канәфер — авыз куышлыгын сафландыручы табигый чара. Аның эфир майлары авыздагы начар исне бетерә. Тамак авырта башлауга канәфер чәйнәргә була.
Ул ашкайнату эшчәнлеген, матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга булыша. Моның өчен ашарга 15 минут кала 2 канәферне 1 чәй калагы бал белән чәйнәргә кирәк.
Канәфер колит, метеоризмны да дәвалый, ашказаны согының әчелеге түбән булган гастриттан булыша.
Канәфердә яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлаучы, яңалары барлыкка килүдән саклаучы эвгенол матдәсе бар. Гаиләдә рак белән авыручы булганда, чирне кисәтү максатыннан канәфер белән дуслашыгыз.
10 бөртек канәферне 1 стакан кайнар суда төнәтеп эчегез. Салкын тиеп авыруның ни икәнен дә белмәссез. Борын тыгылганда тамызырга да мөмкин.
Кан басымы түбән булудан ярдәм итүче чаралар күп түгел. Кан басымы төшүен сизү белән ашыкмыйча гына 2 канәфер чәйнәргә кирәк. Тәэсире каһвәдән ким түгел. Баш авырту бетәр, хәл керер.
Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, кан басымы югары булганда, канәфер белән дәваланырга ярамый!
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-06-22/kan-fer-kan-basymyn-k-t-r-3309789