65 яшендә хәрби операциягә китте

 «Мин анда, безнең егетләр белән бергә булырга тиеш!»,  — диде ул. 

Стәрлетамак районында яшәүче 65 яшьлек Ф. — офицер, запастагы подполковник.

Яше ару гына булуга карамастан, ул бик яхшы физик формада: күнегүләр ясаганда яшьләрне дә уздыра. Тагы да ул — активист, туган авылында даими рәвештә патриотик чаралар үткәрә.

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле мин анда, алгы сызыкта, безнең район егетләре белән бергә булырга тиешлегемә ышандым. Мин офицер һәм шуңа күрә минем белемнәрем кирәк булачак дип ышанам», — ди ул.

Ф. беренче көннәрдән үк СВО зонасына җибәрүләрен сораган, әмма гел кире кагылган. Башта урындагы хәрби комиссариатта «забраковали», аннары ризалашалар, әмма тылга хезмәт итәргә җибәрәләр. Сугышчы барлык инстанцияләргә яза һәм, ниһаять, озак көтелгән «годен» карарына ирешә, шушы көннәрдә ул батальон командиры булып алгы сызыкка китте.

«Безнең бурычыбыз — Ватанны саклау. Һәркем Җиңүне якынайту өчен барысын да эшләргә тиеш. Якташларыма мөрәҗәгать итәм: уйланырга вакыт юк, эш итәргә кирәк! Фашизм безнең җиргә килмәсен өчен, сезне фронтка үз теләгегез белән барырга чакырам», — ди яугир.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-06-23/65-yashend-h-rbi-operatsiyag-kitte-3311362

Бәйле