Татарстанда бер хатын күршесен үтергән

Исерек хатын күршесенең күкрәгенә пычак белән кадаган.

Чистайда яшәүче хатын-кызга күршесен үтергән өчен хөкем карары чыгарылган.

Шәһәр суды мәгълүматлары буенча, хатын сәрхүш баштан күршесенең күкрәгенә пычак белән кадаган, зыян күрүче шунда ук үлгән. Хатын өлешчә үз гаебен таныды.

Аңа сигез ел төрмә җәзасы билгеләнгән: аны гомуми режимлы төзәтү колониясе көтә. Әмма хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/116220/

Бәйле