Татарстанда 1 июльдән торак тарифлары артачак

Коммуналь тарифлар индексацияләнмәячәк – алар 2024 елга кадәр элеккечә калачак.

Татарстанда 1 июльдән торак тарифлары артачак. Индексация 6 процент тәшкил итәчәк. Бу берничә хезмәткә кагылачак: йорт яны территориясен җыештыру, капиталь ремонт, торак фонды белән идарә итү һәм башкалар.

Коммуналь тарифлар индексацияләнмәячәк – алар 2024 елга кадәр элеккечә калачак. Яңа тарифлар белән квитанцияләрне Татарстан халкы август аенда алачак.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/116237/

Бәйле