«Сабада Рәис Миңнехановтан башлап ярты халык башкорт», диме?! Татарстан башкортлары шаккаттыра [видео]

ВИДЕОСЫ https://t.me/tatartoday/44867

Казанда Татар дәүләт филармониясе янында узган Саба районы мәдәнияте көнендә әлеге районда яшәүче диаспораларның аерым почмаклары бар иде. Шунда башкорт өстәленә тап булдым.

— Сезнең районда башкортлар барысы ничәү? — дигән соравыма, алар «ярты район башкорт» дип белдерде. Аның башлыгы Рәис Миңнехановны да әнисе ягыннан башкорт диделәр.


Чын булса — сенсация, ә ялган булса, моны һичшиксез фаш итәргә кирәк дип уйладым. Чөнки бу яңалыкны ишетүчеләр шактый булды һәм кемдер аңа ачыклык кертергә тиеш.

Башкорт хатыны Рәхимә Вәлиуллина татарга кияүгә чыгып, Саба районына күчеп килгәч, район администрациясенә кереп, биредә күпме башкорт булуы белән кызыксынган.

Аңа: «Бер башкорт та юк», дип җавап биргәннәр. Ул килеп актив төстә эшли башлагач, хәзер 200ләп башкорт барлыкка килгән имеш.


«Бу сез әйткәнчә ярты район түгел бит», дигәнгә, ул: » Барыбер күп инде», дип кенә җаваплады. Тик аның ярты районы гына түгел, 200 башкорт дигәне дә дөреслектән бик ерак булып чыкты.

Рәхимә Вәлиуллина Сабаның «Дулкын» радиосында һәр сишәмбе «Морадым» дип аталган башкортча тапшыру да алып бара икән.

Һәр атна бер сәгать буе район радиосында башкортча тапшыру алып барам, дип сөйләде Рәхимә апа. Тик бу сүзе дә бик дөрес булып чыкмады. Хәзер бу сүзләрне дөреслик, чөнки минем сыман сафсатага сатылучылар калмасын.

Саба районы Мәдәният бүлегеннән шалтыратып сорадык: районда 29636 татар, 225 удмурт, 208 керәшен, 43 башкорт яши икән. Сабада хәтта 200 башкорт та түгел, ә 43 кенә! Монысы — беренчедән.

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбәрәкова, чынлап та, Дулкын радиосында «Морадым» дигән тапшыру булуын һәм аның атнасына ярты сәгать кенә чыгуын әйтте.

— Ул безнең төп хәбәрчебез түгел, атнага бер килеп, ярты сәгать кенә сөйләп китүче кунагыбыз, дип сөйләде Әлфия ханым.

«Сабадан килгән башкортлар Рәис Миңнехановны да башкорт дип әйтеләр, әнисе башкортмыни?» дигәнгә, ул Вәсига Миңнеханованың тамырлары Кукмарадан, татар булуы турында сөйләде. Кыскасы, башкорт кардәшләребезнең бу сүзләре дә чираттагы саташу булып чыкты…

Эльвира Фатыйхова,

TATAR TODAY / ТАТАР ТУДЕЙ

Бәйле