Татарстанда ашарга пешермәгән өчен улы әтисен үтергән

Чаллының 45нче комплексы фатирларының берсендә гаилә драмасының нечкәлекләре билгеле булды: анда улы әтисен пычак белән чәнчегән.

Алар бер фатирда яшәгәннәр һәим икесе дә беркайда да эшләмәгәннәр. Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, ата белән ул арасында еш кына низаглар чыга торган булган.   Алар икесе килешеп, чираттан ашарга әзерли торган булганнар.

Тик шимбә, 24 июньдә, низаг фаҗига белән тәмамлана. Әтисе чираты булса да, кичке ашны әзерләмәгән булган. Ачуы чыккан  36 яшьлек ир 63 яшьлек әтисенә ашханә пычагы белән ташалана һәм нәкъ йөрәк турысына кадый. Әтисе алган тән җәрәхәтләреннән  фаҗига урынында ук үлә.

Улы подъездга йөгереп чыга, анда күршеләре кычкырган тавышлар ишеткәнлектән, полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакырган булалар.

Ир тоткарланган, ул үз гаебен тулысынча таныган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/116255/

Бәйле