Сезнең авылда шушындый «Бурыч дәфтәре» бармы?
Шушы көннәрдә Башкортстанның атказанган артисты Иркә туган авылына кайткан. Ул Татарстанның Аксубай районыннан. Социаль челтәрдән күренүенчә, ул олы кызы Айсылу белән бергә, авылдагы кибетләргә кереп, әнисенең бурычларын эзләп йөргән.
«Безнең авылда 7 кибет бар. Бөтенесендә шундый дәфтәрләр бар, – дип сөйли Иркә, «Бурыч дәфтәре»н күрсәтеп. – Шуннан Миншакирова Минәбәдәрнең фамилиясен эзлибез. Була икән, без аны хәзер түлибез. Үзе белмәсен, главное».
Иркә 7 кибетнең берсендә дә әнисенең бурычларын тапмаган.
«Менә иң бай кеше авылда – Минәбәдәр апагыз. Бурычы да юк, бәхетле кеше. Кредиты да юк, ипотекасы да юк, бурычы да», – дип сөйли җырчы.
«Акчасы да бар», — ди кызы Айсылу.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-06-29/irk-nisene-burychyn-t-l-g-n-3320065