Опекага алынган алты яшьлек малайның мәете табылган

Екатеринбургта 29 июнь иртәсендә 6 яшьлек малайның мәете табылган. Бу хакта Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Анатолий Надбитов телеграмма-каналда хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, малай берничә ай элек үлгән.

Үлемнең төгәл сәбәбе суд-медицина экспертизасыннан соң билгеле булачак.

Малай опекага алынган булган. Баланың үлеме тәрбияләнүче балаларны контрольдә тотучы структура хезмәткәрләреннән яшерелгән.

Шул ук вакытта, әлеге хезмәткәрләр опекун гаиләсендә баланың тормыш шартларын билгеләү буенча чаралар күрмәгәннәре дә билгеле.

Кечкенә баланы үтерү турындагы ачылган эштән тыш, опека органнары хезмәткәрләре тарафыннан вазифа җинаяте факты буенча эш кузгату турында күрсәтмә дә бирелгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/116373/

Бәйле