Татарстанда 33 градус эссе булачак

Алдагы көннәрдә Татарстанның көнчыгыш районнарында 33 градуска кадәр җылытачак. Яшенле яңгырлар, секундына 15–20 метрга кадәр кыска вакытлы җил исүе көтелә, дип фаразлый синоптиклар. Җомга төнлә 12–17 градус җылы булачак.

1 һәм 2 июльдә республикада кыска вакытлы яшенле яңгыр булуы бар. Шимбәгә каршы төнлә һава температурасы 13–18 градуска кадәр төшәчәк. 2 июльдә 11–16 градус булачак. Көндез 22–27 градус җылы булыр, дип өметләндерә синоптиклар. Республиканың Гидрометеоүзәге хәбәр итүенчә, киләсе атна башында да яңгырлар булуы ихтимал. Көндез һава температурасы 25–30 градуска кадәр күтәреләчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/116458/

Бәйле