«Барыбыз да бер үк әйбер ашадык, эчтек»: Казан янында өч кеше билгесез матдә белән агуланган һәм берсе үлгән

Казанның Октябрьский бистәсендә урнашкан йортларның берсендә 28 июньдә берничә кеше агуланган. Һәлакәт нәтиҗәсендә үлүчеләр дә бар.

Йортта берничә кеше ял итә — ике ир-ат һәм ике кыз. Алар йорт хуҗасына кунакка килгәннәр. Иртәнге якта ир-атларның хәле начарланган һәм алар аңнарын югалта. Ял итүчеләрнең берсе һәлакәт урынында вафат була, ә башкаларның тормышы өчен хастаханәдә көрәшәләр.

Кызлар мондый көчле агулануның сәбәбен аңламыйлар, чөнки барысы да бер үк эчемлек эчеп, шундый ук ризык ашаганнар. Шул ук вакытта, кызларның ир-атлардан алдарак йокларга ятканнары билгеле, алар спиртлы эчемлекләр эчүне дәвам иткән. Һәлакәт урынында полиция эшли.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/116461/

Бәйле