«Өлкән кешенең барлык сүзенә дә ышанмасыннар иде…»
«Киңәш кирәк иде. Бианайга 84 яшь. Авылда ялгызы яши, без — шәһәрдә. Атна саен кайтабыз. Мунча кертеп, ашатып-эчертеп, керләрен юып, өен җыештырып киләм. Мин — килен кеше. Гел аныңча гына эшләргә тырышабыз, ул теләгән ашамлык пешерәм. Электән үк холкы авыр. Сүз әйтергә ярамый, бер сүз әйтсәң — меңне әйтә. Ярар, анысына инде өйрәнгәнбез, түзәргә була.
Ләкин соңгы арада теләсә нәрсә әйтә башлады. Янәсе, мин аны сихерләгәнмен, башы шуңа әйләнә икән, туңдыргычтагы итен урлаганмын һәм башка нахак гаепләр тага. Ят кешеләргә сөйли. Кайберсе ышанадыр да инде. Иремә дә, миңа да бик авыр. Бу чирдер инде, дибез. Безгә нишләргә? Минем хәзер кайтасым да килми. Ирем: «Синсез кайтмыйм», — ди. Елап та арыдым. Бианай әйбәтләнеп китәр микән? Шундый хәлдә калучылар булдымы?»
Социаль челтәрләрдә менә шундый эчтәлекле хат барлыкка килде. Мондый хәлдә калучылыр бардыр. Бәлки, киңәш белән хат авторына ярдәм итә алырбыз.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-06-30/bianay-i-el-ya-bashlady-ahry-3322744