Татар-башкорт эстрадасының тагын бер артисты тиздән әти булачак…

Башкортстанның атказанган артисты, мультиинструменталист, биюче, ZAINETDIN псевдонимы белән чыгыш ясаучы Заһир Зәйнетдинов тиздән әти булачак. 

«Могҗиза көтәбез», – дип социаль челтәргә тормыш иптәше белән фото урнаштырган ул.

Заһир Зәйнетдинов үзенең шоу-төркеме белән чыгышлар ясый, ул Башкортстан яшьләре арасында бик популяр. Музыкант халык җырлары һәм үз композияцияләрен кубыз, курай, думбыра, сорнай, дудук кебек 15тән артык музыка уен коралында уйный белә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/116517/

Бәйле