Айдар Галимовның тормыш юлы бик җиңелме?

 Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов шушы сорауга җавап биргән.

Ул «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында катнашты. Алып баручысы Роза Хәйруллина башта Айдарның әнисенең сүзләрен искә төшерде.

«Кайвакыт, Айдар балакаем әллә бәхет йолдызы астында туганмы икән, дип тә уйлап куям», – дигән иде булган ул.

«Сезгә уңышлар башкаларга караганда җиңелрәк бирелә дип, әни кеше читтән күзәткәндер, мөгаен. Сез бу сүзләрне искә алсагыз, нәрсә әйтер идегез бүгенгесе көндә? – диде Роза.

«Әни – бик дипломат кеше, ул барысын да сөйләп тә бетермәс. Аның тәнкыйтьләп әйткән сүзләре дә булды, һәм алар мине дөрес юнәлтте бу тормыш юлында», – дип җавап бирде җырчы.

«Сезгә уңыш җиңел биреләме? Сез бит бик югары дәрәҗәләргә ирешкән кеше?

Читтән караганда, миңа бөтен нәрсә җиңел бирелә кебек ул. Марат Кәбировның бер концертында катнашканда, ул да мине: «Айдар Галимовның тормыш юлы бик җиңел, үзе теләгәнчә, проблемаларсыз, җайлы гына бара кебек», – дип чыгарды сәхнәгә. Аллаһы Тәгалә миңа биргән икән мөмкинлекләр, мин аны аңлап кабул итәм.

Мин аның җиңелме, авырмы икәнен күрсәтмим. Җиңел дип күренсен, нигә сәхнә артындагы проблемаларны, тормыштагы кайбер моментларны башка кешеләргә күрсәтергә? Безнең икенче миссия – без һәрвакыт кешеләргә шатлык, позитив һәм ниндидер бер җиңеллек өләшергә тиешбез. Бигрәк тә бүгенгесе көндә», – диде ул.

Акыллы кеше сүзләре! Уңышлар сиңа, Айдар!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-02/aydar-galimovny-tormysh-yuly-bik-i-elme-3324216

Бәйле