Яшел бәлеш пешерү ЫСУЛЫ

Лилия Хәлилова рецепты.

Кирәк булачак: берәр бәйләм укроп, петрушка һәм суган кыягы, 2 йомырка, 3 аш кашыгы он, 3 аш кашыгы каймак, таба төбен майлау өчен үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч.

Йомырка сытып, шуңа он һәм каймак кушып болгатабыз. Майлы табаны җылытып, яшел тәмләткечләрне эрерәк итеп турап салабыз. Катнашманы шуның өстенә агызабыз. Тоз-борыч өстәп, табаны капкач белән каплыйбыз һәм, өсте алсуланганчы, пешерәбез. Шуннан, әйләндереп, икенче ягын пешереп алабыз. Таркалып китмәсен өчен, бәлешне икегә бүлеп, өлешләрен аерым-аерым әйләндерергә мөмкин.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/83736/


Бәйле