«Мине үпкәләтүе бик тиз»

Күптән түгел генә яңа тормыш юлына баскан Алия Карачурина социаль челтәрләрдә дусларының сорауларына җавап биргән.

Ул әлегә фатирларында ремонт төгәлләнмәвен әйткән.

Туй чыгымнарын тулысынча Ришат Төхвәтуллин күтәргән икән. Йорт хайваннарыннан ул песи алырга тели.

Туй күлмәгенең шундый гади генә булуын теләгән. Икенчесен үзенчәлеклерәк итеп күргән.

Туйга чакырылган артистларның кайберсе килә алмаган. Мәсәлән, Гүзәл Уразовалар алдан ук киләлмибез, дигәннәр.

«Сез тиз үпкәлисезме?», — дигән сорауга ул болай дигән:

«Мине үпкәләтүе бик тиз. Тавыш күтәреп, берәр нәрсә әйтсәләр дә елый башлыйм. Ләкин мин үзара мөнәсәбәтләребез белән сәхнәне беркайчан да катнаштырмадым. Сәхнә ул — минем эшем. Күз яшьләремне сөртеп өлгергәнче сәхнәгә чыгып баскан мизгелләрем дә булды».

Ул туй фотоларын тиздән күбрәк куячагын әйткән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-07-01/mine-pk-l-t-e-bik-tiz-3324031

Бәйле