Геомагнитлы дулкыннар якынлаша…

Көчле магнит дулкынына әзер торыгыз.

Метеорологлар янә көчле магнит давылы якынлашуы турында кисәтә. Аның интенсивлыгы кайбер көннәрдә 6 баллга кадәр җитәчәк. Алдан исәпләүләр буенча, давыл 8 июльдән башлап ике атна дәвам итәчәк. Магнит сферасындагы дулкыннар тугыз баллы шкала буенча 2дән 6 баллга кадәр тирбәләчәк. Магнит дулкыны 26 июльгә көчсезләнәчәк дип фаразлана.

Көчле геомагнитлы дулкыннар котырганда, метео бәйле кешеләр өчен аеруча авыр көннәр булачак. Мондый көннәрдә күпләрнең хәле начарлана, башы авырта, кан басымы сикерә. Хәтта электроника да өзеклекләр белән эшли башларга мөмкин. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле.

Мондый көннәрдә үзеңне тыныч тотарга кирәк. Ярсымаска, низаглашмаска, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска тырышыгыз. Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын. Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез.

Бу көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк -җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, балык, тавык, күркә итенә өстенлек бирегез.
Күбрәк саф һавада йөрегез, бүлмәне яхшылап җилләтегез. Күбрәк йоклагыз, ял итегез.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-07-03/geomagnitly-dulkynnar-yakynlasha-3324805

Бәйле