Эстрада җырчысы Лилия Гыйматдинованың әнисе Дилбәр Васил кызының вафатына ике ул булган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә яза.
«Әнием… 2 ел синсез..
Бик сагынабыз сине!
Синең яраткан чәчәкләрең — ромашкалар алып кайттым.
Тыныч йокла, урыннарың җәннәт түрләрендә булсын!
02.07.2021 көчле авырудан гомере өзелеп киткән әниебезгә багышлап аш үткәрдек.
Кылган догаларыбыз ирешсен иде, Я Раббым!», – дигән иң кадерле кешесен югалткан җырчы.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/116586/