Коточкыч юл һәлакәтендә 5 кешенең гомере өзелгән

Кичә Свердловск өлкәсендә ике автомобиль бәрелешү сәбәпле биш кеше һәлак булган.

Фаҗига Екатеринбург — Түбән Тагил – Серов автомобиль юлының 44нче чакрымында килеп чыккан. Hyundai Solaris машинасы Mitsubishi Outlander белән бәрелешкән. Mitsubishi автомобилен йөртүче һәм Hyundai машинасының өч пассажиры шундук җан биргән. Hyundaiның тагын бер пассажиры “Ашыгыч ярдәм” машинасында үлгән.

Фаҗига урынын тикшергәндә, юлның бу өлешен салудагы кимчелекләр (юл кырыеның тиешледән түбәнрәк булуы) ачыкланган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/116600/

Бәйле