Кастамону шәһәрендәге “куркыныч” Төрки дөнья фестивалендә күргәннәрем [ВИДЕО, ФОТОЛАР]

-- Лейла

Төркиянең Кастамону шәһәрендә узган өч көнлек фестивальгә журналист сыйфатында чакырулы идем. Кайтышыма, аэропортта, мине ФСБ хезмәткәрләре каршы алды. Чикне узганчы ук, махсус бүлмәгә алып кереп сорау алдылар. Шуннан соң гына паспортымны кулыма биреп, чикне уза алдым. 

Җитмәсә, ике төн йокламаган, кондиционерлар астында утырып, ютәл һәм температура белән көч-хәл кайтып җиткән мәлем. Тавыш та юк, әмма аларның сорауларына җавап бирергә кирәк. Күрәсең, ниндидер җавабым ошамаса, кире җибәрәселәре булгандыр. Югыйсә, икенче көнне дә сөйләшеп булыр иде.

Менә инде ике атнадан артык моның нинди хәл булуын аңлый алмый иза чигәм. Төркиядәге фестиваль Русиянең федераль куркынычсызлыгына ничек яный икән дип баш ватам. Шушы “куркыныч” фестивальгә сәяхәтем турында сезгә дә язам, ыштан бөрмәләрегезне җыештырып укыгыз.

МИНЕ НИ ӨЧЕН ЧАКЫРДЫЛАР?

Кастамону шәһәрендәге Төрки дөнья көннәре фестивале быел 23нче тапкыр узды. Соңгы ике елда ул халыкара форматта үткәрелә – төрки дәүләтләрдән, Русиянең төрки халык яшәгән республикаларыннан кунаклар чакырыла. Быелгы фестивальне зуррак, масштаблырак итеп үткәрергә тырышулары Төркия дәүләтенә 100 ел тулу белән бәйле. Бу гаҗәеп зур дата: төрекләрнең бер гасырлык бәйсез дәүләте бар дигән сүз. Төркиянең мәдәни башкаласы булган Кастамонудагы әлеге чараның программасы да төрки халыкларның мәдәнияте белән генә бәйле иде: дөньяның төрле почмакларыннан төрки җырчылар, биючеләр килә һәм алар өч көн дәвамында шәһәрнең үзәк мәйданында концерт куя. Үз халкына фестиваль турында сөйләсен өчен, һәр төркемдә бер-ике журналист та була.

ВИДЕОСЫ

https://t.me/tatartoday/43746

Ни өчен быел мине чакырдылар дисездер инде. 2013 елда Төркиядә “Түрквизион” җыр бәйгесе уза башлаган иде. Төркия “Евровидение” бәйгесендә катнашмый һәм төрки халыкларныкы гына булган үз бәйгесен оештырды. (Кызганычка, ул әлегә бары дүрт тапкыр гына үткәрелде.) Казаннан килгән журналистлар белән, шул чараның иң беренчесендә катнашкан идем. Бер үк вакытта, Анкарада Төрки дөнья журналистлары съезды узды, анда “Татмедиа” хезмәткәрләре дә күп булды. (Шуларның берсе эчеп, косып оятка калдырды, аны язган да идем әле.) 2015 елда шундый ук съездны Казанда да үткәрделәр. Шуңа хәзер әлеге чарага килеп эләгүем бернинди сораулар тудырмаска тиеш кебек. Ахыр чиктә, “Түрквизион”да һәм журналистлар съездында катнашкан татар журналистлардан төрек телендә сөйләшүчеләр өчәү генә идек. Алсу Хәсәнова бик яшьли вафат булды,икенче хезмәттәшебез исә бүген бөтенләй журналистикада эшләми. Ә читтә узучы мондый чараларда делегациядән бер кеше булса да җирле телдә сөйләшергә тиеш, югыйсә, башкаларга кыен туры килә. Һәр төркемгә бер тәрҗемәче билгели алмыйлар бит инде. Төрек телле һәм моңарчы күп чараларда катнашкан журналист буларак, минем ул исемлектә өстенлекле позициядә булуым аңлашыладыр. 

ВИДЕОСЫ

https://t.me/tatartoday/43750

КАДЕР-ХӨРМӘТ КҮРЕП, ҮЗЕБЕЗНЕ КЫЗГАНЫП ЕЛАДЫМ

Шулай итеп, безне Татарстан һәм Чуашстан делегатларын Истанбул аэропортында махсус машина каршы алып, Кастамону шәһәренә чыгып киттек. (Татарстан делегатларының кемлеге шунда ук сорау тудырган иде, алар торган саен артты гына.)

Юл уңаенда йөртүчебез Болу шәһәренә бер танышын алырга кергәч, анда туктап бераз ял иттек. “Курай” кафесы хуҗасы белән танышып,аның кадерле кунагы булдык. Ул безгә шәһәрдә экскурсияләр үткәрде. Төрки дөнья белән “авыручы” бу кешенең үз остаханәсе, кечкенә генә булса да китапханәсе дә бар икән. Бизнесы – Алманиядә, күбрәк шунда яши. Бу шәһәрдә аралашу башыннан ахырына кадәр бары тик төрекчә генә булды. 

Төркия шәһәрләре таулар арасында урнашуы, яшеллеге белән хушны алды. Кастамонуга килеп кергәндә, шушы табигый гүзәллеккә бер ах-вах иттек; Төрки дәүләтләрнең әләмнәре белән бизәлгән шәһәрне, алар арасында Татарстан байрагын да күреп икенче кат куандым. Күзгә яшь тыгылды. Татарстан әләмен Төркия шәһәрендә күрүдән генә түгел, ә бу дәүләтнең безне халык буларак санга сугуына, кадер-хөрмәтенә, төрки халыкларны шулай бердәм итәргә тырышуына сокландым. Шул арада, соклану үзебезне кызгануга әйләнеп, күздән яшь булып акты. 

Җир йөзендә яшәүче төрки халыкларның гомуми саны 200 миллионга якынлаша. Төрле диндә булсак та, төрле илләрдә яшәсәк тә, Төркия бу халыклар өчен икенче ватан булырга тырыша. Аларны берләштерүче чараларны әледән-әле уздырып тора. Уйлап кына карагыз: короновируста күпме югалту кичергән, соңгы елларда никадәр табигый катаклизмнар, янгыннар, җир тетрәүләр кичергән, икътисады бик авыр хәлгә килгән Төркия нинди генә авыр хәлдә булмасын, төрки халыкларны үзендә туплау өчен бар көчен бирә. Дөрес, Русия үзендә яшәүче төрки халык белән аралашуда киртәләр кора тора, шул ук “Тюрксой” оешмасы белән төрки республикаларның элемтәләре өзелде. Менә хәзер мине дә аэропортта каршы алалар…  

ТАТАРСТАНГА ДА МИЛЛИ КИЕМ ПАРАДЫ КИРӘК

Икенче көнне төшкә кадәр ял итеп, төп мәйданга чыктык. Программалар кулыбызда иде инде: тиздән Милли киемнәр парады башланырга тиеш. Шәһәр милли киемле төрки халык вәкилләре белән тулды. Һәркем алар белән фотога төшеп калырга, аралашырга ашыкты.

ВИДЕОСЫ

https://t.me/tatartoday/43752

Үзбәкстаннан килгән ансамбль кыз-егетләре, төрле урыннарда, үз биюләре белән перфоманслар оештырды. Үзләре дә биеде, халыкны да биеттеләр. Егетләре төрле музыкаль уен коралларында уйнады. Татарстандагы театрларга, ансамбльләргә дә менә дигән пиар-табыш бу, дип карап тордым. 

Шәһәр мэриясе каршындагы төп сәхнәдә дә кичке концертка әзерлек эшләре башланды. Төрки халыкларның күргәзмә-ярминкәсе итеп, ул мәйданның бер читенә чатырлар корылды. Һәр халык вәкиленә үз байраклары таратылды. Без Татарстан байракларын алдык. 

Аңлырак кешеләр бу чарага үз байрагын үзе алып килгән булып чыкты, әмма безнең кебекләргә Төркия үзе әзерләгән. Шунда гына аңладым: шушы 30 елда Татарстан хакимияте үз дәүләт символларына ихтирам тәрбияли алмаган икән. Йөрәгендә ватаны булган кеше үз йортында, үз чемоданында байрагына гына урын табарга тиеш бит. Ә без менә тапмаганбыз. Оят. 

Милли киемнәр парады кебек тамашаны үз гомеремдә күргәнем юк иде. Төркия шоу ясый белә, ичмасам. Биредә атлы гаскәр дә, оркестр да, бакчалардан, мәктәпләрдән җыелган костюмлы балалар да, безнең сыман делегатлар да – меңләгән кеше идек. Шәһәр мэриясе тулы составта безнең белән бер колоннада атлады. Минем өчен монысы тагын бер хикмәт булды – Казан мэры булган Илсур Метшинны андый парадта күзалдына да китерә алмыйм, мәсәлән. 

Милли кием парады, шуның ише урам йөреше Татарстанда күрелмәгән хәл булса да, Башкортстанда ул гадәти хәл. Аларда елына ике мәртәбә Милли костюм көне билгеләп үтелә һәм элекке елларда парад та була иде. Берсенә ялгыш кына эләгеп катнашканым да бар, хәзер ничек узадыр, белмим. Аның каруы, Казанда елына ике тапкыр тәре йөреше уза. Менә шундый аерма. Фәлсәфәгә бирелеп тормыйм, фактлар гына язам – бары фактлар. 

Парадтан соң, төп мәйданда шәһәр башлыгы Галип Видинлиоглу чыгыш ясап, бу фестивальнең әһәмияте, төрки халыкларның бердәмлеге турында сөйләде. Фестиваль ачылышы игълан ителгәч, концерт башланды. 

Үзбәк кызлары ут уйнатып биеде, җырлады, музыка уен коралларында уйнады. Азәрбайҗан, Венгрия һәм башка дәүләтләрнең чыгышларыннан соң, Али Кынык концерты карадык. Дроннардан шоу, фейерверк булды. Төн уртасында кунакханәгә кайтып егылганда, Кубат исемле танылган җырчының концерты бара иде әле.

Оештыру иң югары дәрәҗәдә булуына тагын бер кат исем китте. Һәр төркемгә координаторлар билгеләнеп, алар безне шул концерттан җыйнап ашарга да алып барырга, кире китерергә дә өлгерде. Урамдагы очраклы кешеләрнең һәркайсыбызга хөрмәтле мөнәсәбәте, бер таныш булмаган затларның “хуш килдегез” дип елмаеп кул бирүе, хәтта “шушы чарага килүегез өчен рәхмәт”дип әйтеп китүе гаҗәеп хисләр тудырды. Әкияткә килеп эләккән кебек йөреп тордым. Урамда адашкач, очраклы кеше үз машинасында кунакханәбезгә бушлай китереп куйды да, “сез безнең кунагыбыз бит” дип бөтенләй шаккатырды. Төркия халкының кешелеклегенә торган саен гаҗәпләнәм һәм үзенә килгән авырлыкларны ерып бара алуын да шул сыйфатта күрәм.

Фестивальнең икенче көнендә концерт чаралары төштән соң гына башланды, ә аңарчы безне берничә автобуска төяп, шәһәр буйлап экскурсиягә алып чыктылар. Борынгы кирмәндә, шәһәрнең иң югары ноктасында, Сөләйман Солтанның казначысы төзегән мәчеттә һәм башка тарихи җирләрдә булдык. 

Төштән соң, Җөмһүрият мәйданында укчылар тамашасы булды. Төркия мәктәпләрендә укучылар өчен уктан ату түгәрәкләре эшли. Укчылар өчен махсус бәйгеләр дә уздырыла икән. Тамашада чыгыш ясаган 6-7 сыйныфта укучы кызлар белән сөйләшеп тордым, алар шул түгәрәкләрнең эшчәнлеге, бәяләре, үзләре катнашкан бәйгеләр турында сөйләде.

Фестивальнең икенче көнендә булган концертта Кырым татарлары ансамбле, Монголия солисты, “Отчагаш” шор фольклор коллективы, Чуашстан җырчысы чыгыш ясадылар. Алтайлылар Ирина Кензина белән Нурзат Айдаркулованың өзләп җырлавы, уен коралларында уйнавы искиткеч булды. Гомумән, һәр дәүләт яки Русиянең төрки республикаларыннан килгән халык вәкилләре берничә чыгыш белән сәхнәгә чыкты. Украинаның Одесса шәһәреннән килгән гагауз кызын халык озатырга теләмичә алкышлап җырлатты. Бу фонда Татарстанның бердәнбер концерт номеры кызганыч күренеш булып күренде. 

Чаллыдан Индира Мингалимова “Җидегән чишмә” җырына биеде. Төрекләр ачык халык, мәйдандагы тамашачыларның бер-берсенә кычкырып сорау бирүе ишетелде: “Ул авырлы мәллә? Нигә чыккан ул сәхнәгә?” диделәр. Индира бу фестивальгә ире Рузил Мингалимов белән килгән иде. Аның ни өчен килүе, гомумән, сәхнәгә бернинди катнашы булмаган бу ике кешенең биредә нишләп йөрүе бик аңлашылмады. Бу чыгышның шаһиты булган башка журналистлар да, безнең уртак җыелышларда миңа сорау арты сорау яудырды: “Татарстан делегатлары ФСБ хезмәткәре алып килгән дип сөйләшәләр, шул дөресме?”, “Рузил Мингалимов кем ул? Журналист булса, безнең төркемдә булыр иде. Чыгыш ясарга килсә, сәхнәдә булыр иде”, дип сорадылар. “Мин аны белмим”, дип җавап бирергә мәҗбүр булдым. Гәрчә, мин аның элегрәк “Бердәм Русия” партиясе әгъзасы, Чаллыда шәһәр советы депутаты булуын белә идем. Азактан оештыручылар белән аерым сөйләшеп, Мәдәният министрлыгында эшләүче матбугат хезмәткәренең контактларын калдырдым. “Һичьюгы, үзем булса да җырчы, биючеләрне табар идем”, дип сөйләштем. Башка елларда, бәлки, Татарстан да лаеклы чыгышлар белән килер.   

Ул көнне Румыния, Казахстан ансамбльләре чыгышыннан соң, шор халкыннан булган Чылтыс Таннагашева, төрекләрдән Кая Кузуджу концертлары булды. Кичке 10 тулганда салют аткач, Төркиядә мәгълүм Бенгю концерты башланды. Кич дәвамында төп мәйданда алма төшәр урын да юк, меңләгән халык биредә шоу-тамаша, концерт карады.

Шушы чыгышлар арасында, без журналистларны җыйнап, шәһәр мэриясенә алып керделәр, аның башлыгы Галип Видинлиоглу белән очрашу булды. Ул безнең сорауларга җавап бирде. Соңыннан журналистлар белән чәйләп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдык. 

Азәрбайҗаннан килгән яшь журналистларның урысча белмәве гаҗәеп күренеш кебек тоелды. Утыз елда ул илдә урысча бары ике сүз: “хорошо”, “спасибо”ны гына белүче буын үсеп җиткән. Үзбәкстанда шәһәрләрдә урыс теле өйрәтелә икән, әмма аны барыбер белмиләр. Авыллар турында сүз дә юк, диделәр. Дистәләп кешедән бер-ике кыз гына күпмедер аралаша алды. Кыскасы, төрки халыклар арасында төп аралашу теле булып төрек теле кала.  

КАЙДА КУРКЫНЫЧРАК?

Фестивальнең өченче көнендә, шушы ике көндә булган иң яхшы, халык тарафыннан яратып кабул ителгән концерт номерларын туплап концерт оештырдылар. Чуашстан җырчысы концертны ачып җибәрде. Украинадан килгән гагауз Наталья Дениз, Кырым татарларының бию коллективы, Үзбәкстан халык уен кораллары ансамбле, Иран төркиләре чыгышлары аеруча истә калырлык булды. Арада Татарстан биюе юк иде. Кичен, зур салюттан соң, Төркиядә шактый танылу алган “Анадолу Атеши” (Анадолу уты) бию төркеме һәм Бурак Булут белән Куртулуш Куш концерты булды. 

Көн дәвамында, чит дәүләтләрдән килгән катнашучылар белән, шәһәр мэры аерым очрашу оештырды. Безгә фестивальдә катнашу турында сертификат белән бүләкләр таратылды. Очрашуның күпмедер өлеше русчага тәрҗемә ителсә дә, күпчелеге төрекчә булды.  

“Төрки халыклар бердәм һәм дус булырга тиеш. Бер-беребезгә терәк булмасак, безгә беркем дә ярдәм итмәячәк. Бу һәм башка фестивальләр Төркиянең сезне һәрчак истә тотуына дәлил, шуны онытмагыз. Бергә яшик, бердәм булыйк”, диде Галип Видинлиоглу. 

Фестиваль шуның белән тәмам булды. Мин шул төнне автобуска утырып, Истанбулга аэропортка юл тоттым. Мине Казан аэропортында ФСБ каршы алды. Менә шундый куркыныч хәлләр.

Эльвира Фатыйхова, 

TATAR TODAY / ТАТАР ТУДЕЙ

Бәйле