Фирдүс Тямаев Украинага, СВО зонасына киткән [видео]

-- Лейла

Танылган җырчы гуманитар ярдәм җыеп, махсус хәрби операция зонасына кузгалган.

– Егетләребезгә әйберләр җыйдык. Менә монда медицина кирәк-яраклары, киемнәр, азык-төлек тә бар. Автобус тулды. Хәрби егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын гына.

Баштан бер машина ярдәм төяп, бертуган энекәшем Фирзәр китте. Хәзер менә минем чират. Концерт куярга дип бару түгел бу, дөрес аңласыннар. Андагы спецназ егетләр мине бик көтәләр. «Фирдүс, бик булыштың, сине күрәсебез килә», – диләр. Тагын бер автобус гуманитар ярдәм җыеп, үзем барып кайтмыйча булмый. Әле әнигә әйтмәгән. Ничек кенә әйтәсе булыр, Фирзәр өчен дә бик борчылып тора, – ди Фирдүс Тямаев.

Бәйле